+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ситса туй" нинди була?

Бүген Уфага С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры килә.

"Ситса туй" нинди була?
"Ситса туй" нинди була?


Әлеге коллектив Башкортстан тамашачысына Илгиз Зәйниевның "Ситса туй" спектаклен күрсәтәчәк.

Өйләнешүләренә бер ел үтеп, “ситса туйлары” көнендә юк кына сәбәпләр аркасында дүрт пар аерылышыр хәлгә җитә. Акчасызлык, тормыш куу китереп чыгарган игътибарсызлык, җаваплылыктан курку – шулмы мәхәббәтне үтерүче сәбәпләр? Әллә бу парларның мәхәббәте кайдадыр тирәндә пыскып ятамы әле? Беренче карашка - кызык, икенче яктан моңсу хәлләр аша үтеп, бу дүрт парның кайсылары гаиләләрен, мәхәббәтләрен саклап кала алыр? Бүгенге тамашада шуны белерсез.

Минзәлә татар дәүләт театрының Уфадагы спектакле Президент Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында бездә күп эшләр башкарылуының, ике тугандаш республика арасындагы дуслык күперенең тагын да ныгуының бер мисалы булып тора.

Фото: С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар театры сайты.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: