+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа исемле яңа урамнар булачак

Шәһәр Советы карары нигезендә Уфаның Калинин районында яңа урамнар барлыкка киләчәк.

Яңа исемле яңа урамнар булачак
Яңа исемле яңа урамнар булачак


Уфаның дүрт яңа урамы исемнәрендә Башкортстанның күренекле шәхесләренең исемнәре мәңгеләштерелә. Алар арасында башкорт композиторы һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Рәфыйк Сәлманов (1917-2003) та бар.

Шулай ук Бәхетгали Батанов (1954-2023) урамы булачак. Ул - уникаль төзүче, мелиоратор, укытучы. Республикада йөздән артык сусаклагыч, гидротехник корылмалар һәм мелиоратив системалар аның ярдәмендә барлыкка килгән.

Яраткан җырчыбыз Фәрит Бикбулатов (1936-2016) исемен йөртүче урам да булачак. Аңа Башкортстанның музыка сәнгатен һәм милли мәдәниятен үстерүдә күрсәткән хезмәтләре, шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашканы өчен "Уфаның шәрәфле шәхесе" исеме бирелгән иде.

Яңа урамнарның берсенә Салих Вәлиев исеме дә биреләчәк. Ул 1912 елда туган, 1970 елда мәрхүм булган. Советлар Союзы Герое, кече лейтенант. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында катнаша. 1943 елда Украинада Днепр елгасын кичкәндә взвод белән оста командалык итеп, төп көчләр килеп җиткәнче яуланган плацдармны фашистлар һөҗүменнән саклап тоткан.

Исемнәр бирү буенча эшне Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе алып бара. Ул Президент Владимир Путин гамәлгә куйган "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: