Мондый мәгълүматлар төбәк Хөкүмәтенең рәсми-хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган "2023 елда Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга өстенлекле бурычлар турында" карарында китерелә.
Шул исәптән федераль бюджет акчалары 25,7 миллиард сум (еллык планга карата 99,5 процент), Русия Федерациясе Дәүләт бюджеттан тыш фондлары бюджеты 0,1 млрд сум (92,7 процент), республика бюджеты 14,6 млрд сум (89,5 процент) тәшкил иткән.
2023 елда республикада 12 гомумдәүләт проекты составында 48 төбәк проекты гамәлгә ашырылган.
Республика Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, Башкортстан бюджетының иң зур чыгымнары гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылган: "Хәвефсез сыйфатлы юллар", "Торак һәм шәһәр мохите", "Демография", "Сәламәтлек саклау", "Мәгариф".
Фото: РИА Новости. Владимир Трефилов