+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда он экспортлау арткан

Башкортстан Республикасының он тарту предприятиеләре «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты ярдәме белән агымдагы елның беренче өч аенда 2,9 мең тонна бодай һәм арыш онын экспортка җибәргән, бу күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 3,5 тапкыр югарырак.  

Башкортстанда он экспортлау арткан
Башкортстанда он экспортлау арткан

Продукция Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанга җибәрелгән. Экспорт йөкләренең барлык партияләренең пробалары “Россельхознадзор” карамагындагы сынау лабораториясендә тикшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның беренче кварталында чит илләргә җибәрелгән Башкортстанның агросәнәгать комплексы продукциясенең күләме 185 мең тоннадан артык тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чорына караганда 1,3 тапкыр күбрәк. 2030 елга экспортка агропродукция җитештерү күләмен 1 миллион тоннага җиткерү планлаштырыла.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты яңа икътисади элемтәләр төзүгә һәм Русия җитештергән товарлар экспортын үстерүгә юнәлтелгән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: