+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төбәктә социаль бизнес белән кызыксыну арта

Социаль эшкуарлар саны буенча Башкортстан Республикасы илдә Мәскәү өлкәсеннән соң икенче урынга чыкты.

Төбәктә социаль бизнес белән кызыксыну арта
Төбәктә социаль бизнес белән кызыксыну арта


Бүгенге көндә төбәктә шундый статуска ия 614 предприятие эшли.
- Без, чыннан да, төбәктә социаль бизнеска карата кызыксынуның үсүен билгеләп үтәбез. Бу эштә дәүләт ярдәме чаралары зур роль уйный, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында. Моңа салым һәм милек ташламалары, грантлар, микрокредит компаниясендә ташламалы процент ставкалары керә. Алучылар даирәсе киңәйде - социаль предприятие статусы һәм барлык мөмкин булган ярдәмне шулай ук ялланган хезмәткәрләре булмаган инвалид шәхси эшкуарлар да алала, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Илнур Тактаев.

2023 елда 165 социаль предприятие гомумдәүләт проект кысаларында 81,8 миллион сумлык грантлар алды. Ярдәм алучыларның күпчелеге мәгариф өлкәсендә мәшгуль. Акчаны биналарны арендага һәм ремонтлауга, оргтехника һәм җиһазлар сатып алуга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һ. б. тотарга мөмкин.

Социаль эшкуарлыкка ярдәм итү өчен төбәктә социаль өлкә инновацияләре үзәге эшли, ул 2013 елда төзелгән һәм үз эшен «Минем бизнес» үзәкләре базасында дәвам итә. "Минем бизнес" үзәге хезмәтләрен алуда социаль эшкуарлар өчен квота билгеләнгән. Шулай ук бу категория эшкуарлар өчен укыту һәм акселерация программалары, семинарлар, остаханәләр үткәрелә, ел саен социаль эшкуарлыкны популярлаштыру буенча төбәкара форум уза. Муниципалитетларда социаль эшкуарларга кирәкле ярдәмне шулай ук бизнес-шерифлар күрсәтә.
Социаль эшкуарларга ярдәм чаралары турында мәгълүматны «Минем бизнес» үзәге офисларында яки «кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин: +7 (347) 224-99-99.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: