Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылы янындагы 3,3 км озынлыктагы участокта подрядчы оешма фрезерлау, тигезләүче катлам төзү, юл кырыйларын каплау һәм ныгытуны башкарган. Якын арада юлчылар горизонталь билгеләр куячак.
- Әлеге юл Кушнаренко районының күп кенә торак пунктларында яшәүчеләр өчен транспорт элемтәсе тәэмин итә. Урындагы халык биредә ремонт ясауны сорады, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Дмитриевка Кушнаренко юлы участогын ремонтлауга 44,3 млн сум акча юнәлтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел Дмитриевка - Кушнаренко юлының 6,4 км озынлыктагы ике участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Бу участокларны ремонтлауга 123 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Барлык эшләрне 2024 елның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла.