+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Имин эшләп, исән кайтык!

Халыкара хезмәт оешмасы 2003 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен, яки Бөтендөнья эш урынында иминлек һәм сәламәтлек көнен игълан итте.

Имин эшләп, исән кайтык!
Имин эшләп, исән кайтык!

Ел саен 28 апрельдә барлык илләрдә җәмәгатьчелек, эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләрнең игътибарын эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны кисәтү кирәклегенә җәлеп итү өчен чаралар үткәрелә.

Алар Русиядә "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Башкортстан Профсоюзлар йортында ел саен үткәрелә торган традицион республика форумы узды. Чараның мактаулы кунагы Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Давид Кришталь булды.

Башкортстанның хезмәтне саклау буенча барлык белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов хезмәтне саклау темасы бүген тагын да актуальләшә, чөнки хезмәт иминлеген арттыру һәм, ахыр чиктә, производствода үлемне киметү Русиядә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру юнәлешләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтте. Тимур Басирович искәрткәнчә, агымдагы ел илдә Гаилә елы дип игълан ителгән, ә травматизм күрсәткечләренең һәр саны артында туендыручысын югалткан гражданнар һәм гаиләләр язмышы тора.

- Безнең республикада даими рәвештә вәзгыять мониторингы үткәрелә: хезмәт шартларының чын торышын, производство травматизмы һәм һөнәри авырулар дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткечләр анализлана. Иң проблемалы һәм кискен мәсьәләләр хезмәтне саклау буенча Республика ведомствоара комиссиясе каравына чыгарыла. Шундый ук комиссияләр һәр муниципалитетта да эшли, аларның даими күз алдында ышанып тапшырылган территорияләрдә эшчәнлек алып баручы оешмаларда хезмәт шартлары һәм саклау тора. Икътисадның иң травматик тармакларында тармак «юл карталары»гамәлгә ашырыла. Республика Сәламәтлек саклау һәм Гаилә һәм хезмәт министрлыгы арасында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту буенча Башкортстан Республикасы Координация үзәге булдырылды. Үзәк эшчәнлегенең максаты - республиканың конкрет предприятиеләрендә җәмәгать сәламәтлеген ныгыту буенча корпоратив программаларны кертү һәм тиражлау. Хәзерге вакытта республикада хезмәтне саклау айлыгы тәмамлана. Айлык бәйгесендә катнашкан оешмалар саны һәм хезмәткәрләр саны елдан-ел арта бара.

Үзенең чыгышы ахырында гаиләһәм хезмәт министры урынбасары Тимур Кәримов, гомумән алганда, узган ел хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча башкарылган эш Башкортостанга Русия Федерациясе субъектларының хезмәт буенча башкарма хакимият органнары рейтингында 1 урынга ирешергә мөмкинлек бирүен әйтте.




Автор:Резида Валитова
Читайте нас: