-2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алты мәктәпне ремонтлауга 600 миллион сумнан артык акча бүленәчәк

Капиталь ремонт "Башкортстан Республикасының мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү" проекты кысаларында үткәреләчәк.  

Алты мәктәпне ремонтлауга 600 миллион сумнан артык акча бүленәчәк
Алты мәктәпне ремонтлауга 600 миллион сумнан артык акча бүленәчәк

Башкортстанда өстенлекле төбәк проекты кысаларында алты гомуми белем бирү учреждениесе биналарына капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла: мәктәпләр һәм лицейлар. Бу максатларга 608,27 миллион сум бүлеп биреләчәк, шуларның 510,95 млн сумнан артыгы федераль бюджеттан киләчәк.

Мәсәлән, Күмертауда М.Г. Рәхимов исемендәге 3нче гимназия-интернатында, Баймак лицей-интернатында, Әбҗәлил районында Кызыл Башкортстан авылы мәктәбендә, Уфада 119нчы мәктәптә, В.И. Ленин исемендәге 2нче Стәрлетамак лицей-интернатында, шулай ук Бишбүләк районының Усак-Кичү авылы мәктәбендә комплекслы капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

2022-23 елларда республикада 140 мәктәп бинасы ремонтланган. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр иткәнчә, узган ел программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча республика җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча илдә өченче урынны һәм ремонтланган мәктәп биналары саны буенча икенче урынны алган.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла башлады.

Фото: “dzen.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: