Фельдшер-акушерлык пунктлары Билгиш, Карткисәк, Упканкүл, Яңа Кара авылларында төзеләчәк, ә Үрмияз авылында районда икенче модульле табиб амбулаториясе барлыкка киләчәк.
"Бу эш халыкка медицина ярдәменең уңайлылыгын һәм сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Фельдшер-акушерлык пунктларында һәм авыл табиб амбулаториясендә кешеләр диспансерлауның беренче этабын үтә, ташламалы дарулар, консультация, табибка юллама ала. Заманча модульле биналар урнаштыру халыкка медицина ярдәме күрсәтүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу аеруча аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен мөһим. Мондый медицина учреждениеләрен ачу медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы хезмәт шартлары да тудыра", — ди Аскын үзәк район дәваханәсенең баш табибы Вадим Галәветдинов.
Ел башында Иске Казанчы авылында модульле табиб амбулаториясе һәм яңа Багазы авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылган иде.
«Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты — халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Фото: “ufimnivy.ru”