- Геосәяси вәзгыять катлаулы булуга карамастан, без чит ил базарларында үз товарларын сата торган төбәк компанияләренә һәрьяклап ярдәм итәргә омтылабыз. 2019-24 елларда товарларны экспортка ташуга бәйле чыгымнарны каплауга 200дән артык предприятие субсидия алды. Бу чорда хупланган экспорт күләме 40,8 млрд сум тәшкил итә. Быел әлеге субсидияне алуга гаризалар Башкортстанның 10 предприятиесенә хупланды, - дип сөйләде Маргарита Болычева.
1-15 апрельдә Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан 15 компаниядән 66 млн сумнан артык суммага 16 гариза кабул ителде.
Фото: pravitelstvorb.ru