Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, Нижегородка авылы янындагы участокта юлчылар иске катламны кырдырып алган һәм яңа катлам салган. Якын арада юл кырыйларын ныгыту һәм билгеләр урнаштыру башланачак.
Шул ук вакытта Зубово авылы юнәлешендә юл участогын ремонтлауга әзерлек эшләре алып барыла.
Бу елда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа - Чишмә юлының 5,15 километры ремонтланачак.
Фото: bashinform.ru