+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров: "Иң мөһиме - кешеләр"

Бүген Ишембай районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урман-Бишкадак авылының Мәдәният йортында булды. Ул узган елда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча капиталь ремонтланган.

Радий Хәбиров: "Иң мөһиме - кешеләр"
Радий Хәбиров: "Иң мөһиме - кешеләр"

Радий Хәбиров мәдәният учреждениесендә үзешчәнлекне үстерү өчен булдырылган шартларны бәяләде, 300 урынлык тамаша залын һәм иҗат өчен кабинетларны карады.

Төбәк җитәкчесе Мәдәният йортында булганда урындагы китапханә коллективы белән аралашты. Радий Хәбиров республика Мәдәният министрлыгына заманча модельле китапханә булдыруга заявканы хуплауны йөкләде. Журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы авыл мәдәният йортларын модернизацияләүнең һәм саклауның мөһимлеген ассызыклады.

– Иң мөһиме - кешеләр, - диде Радий Хәбиров. - Бинаны төзергә була, әмма монда китапханәчеләр, мәдәният, сәнгать эшчәнлеге буенча методистлар булып эшләүче кешеләр булмаса, бернәрсә дә булмаячак. Монда барысы да бар! Торатау территориясен үстерә башлавыбыз социаль инфраструктураны яңартырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. Һәм якын-тирәдәге торак пунктлар яшәү өчен кызыклырак була.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: