+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Чаганнар чагу булсын!

Президент Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән "Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатыннан, Аскын районы үзәгендә 38 чаган агачы утыртылды. Яңа аллея “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында урын алды.

Чаганнар чагу булсын!
Чаганнар чагу булсын!

Агач үсентеләре утырту өмәсендә предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары катнашты. Күпләр гаиләләре, балалары белән килде. Чарада катнашучылар арасында “Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Кунаклар акциядә катнашучыларны сәламләделәр, яңа аллеяның район халкын озак еллар сөендерүен теләделәр.

— Үсентеләр әйбәт кенә алынып китеп, аллея утырту буенча хезмәтләребез юкка гына булмас дип өметләнәм, – диде Динис Йосыпов. – Соңгы өч елда әһәмиятле даталарга туры китереп, без берничә аллея утырттык. Бүгенге акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт!

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, “Яшел Башкортстан“ акциясе беренче күркәм традициягә әверелде. Ул аскынлыларга анда актив катнашулары, туган районарына битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында аллея буйлап төзекләндерелгән тротуар барлыкка киләчәген билгеләп үтте. Аллея утырту солдат боткасы һәм татлы чәй эчү белән тәмамланды.

Фото: askino.bashkortostan.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: