Планетада глобаль җылыну елдан-ел арта. Бу хәлгә галимнәр зур борчылу белдерә һәм аңа каршы көрәшүнең төрле юлларын эзли. Ниһаять, Швейцариянең Цюрих шәһәрендәге югары техник мәктәбе галимнәре БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белгечләре белән берлектә дөньякүләм әһәмияттәге проблеманы хәл итүдә яңа карар тәкъдим итте. Беренче карашка, ул бик гади кебек: табигый шартлары уңай булган барлык илләрдә дә агачлар утыртырга кирәк. Исәпләүләр буенча, 500 миллиард төп үсенте утырту бурычы куела. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, табигатьтә шулкадәр агач утырту планета урманнарының гомум мәйданын якынча 1 миллиард гектарга арттырырга ярдәм итәчәк һәм, шул рәвешле, яшеллек мәйданы тагын да 9 миллион квадрат километрга күбәячәк дигән сүз. Әлеге бурыч тормышка ашырылган очракта, планетада өстәмә утыртылган яшел “фильтлар” гына да һавадагы артык булган 25 процент углекислый газны йотарга сәләтле булачак.
Яңа мәйданнарның күләмен якынча күз алдына китерү өчен шундый чагыштыру игътибарга лаек. Русиянең гомум мәйданы — 17 миллион квадрат километр. Ә Канада, Кытай, АКШ кебек илләрнеке — 9 миллион квадрат километр чамасы.
Халыкара рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта планетада урманнарның гомум мәйданы 2,6 миллиард гектар тәшкил итә. Әгәр югарыда галимнәр тәкъдим иткән бурычлар тормышка ашырылса, Җирдә яшеллек дөньясы әлеге күрсәткечтән тагын өчтән бер өлешкә артырга тиеш. Билгеле ки, агачлар атмосферадагы глобаль җылынуга китерүче парник газларын киметүдә мөһим урын тота. Әлбәттә, 500 миллиард төп агач утыртылу планетаны зарарлы газлардан тиз генә чистарта да алмас. Шул ук вакытта, галимнәр фикеренчә, әлеге ысул, икътисади һәм экологик яктан караганда, иң отышлысы булып тора. Шундый фаразлар да бар: бу юнәлештә эш башланмаса, ягъни кешеләр күпләп агач утыртуга тотынмаса, 2050 елга Җирдә яшеллек мәйданы әлегедән 223 миллион гектарга кимиячәк.
NASA мәгълүматларына караганда, 1982 елдан планетада яшеллек дөньясы 2,24 миллион квадрат километрга ярлыланган. Бу — Русиянең Красноярск өлкәсе яисә Аляска биләгән мәйданга тиң.
Табигать һәм экология мәсьәләләренә, әйләнә-тирә сафлыгын саклауга башка илләргә караганда җитдирәк игътибар бирүче Русия бу юнәлештә зур тәҗрибәгә һәм мөмкинлекләргә ия, ди галимнәр. Һәм үзендә миллиард төп агач үсентесе утыртып, Русия планетаны глобаль җылынудан сакларга сәләтле, дигән фикерләр ешрак яңгырый. Әлбәттә, фән-техника үсешкән чорда урман мәйданын арттырып кына глобаль җылыну процессын бөтенләй үк туктатып булмый. Әмма бу ысул икътисад һәм энергетика углеродсыз технологияләргә ышанычлы күчеп беткәнче күпмедер вакыт аралыгында үзен аклаячак.
Илебездә “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Урманнарны саклау” федераль проектының югарыда телгә алынган проблемаларны хәл итү юнәлешендә дөньякүләм әһәмияттәге чара буларак кабул ителүе дә очраклы түгел. 2018 елдан ил башлыгы тәкъдиме белән уңышлы гамәлгә ашырылучы проект яхшы нәтиҗәләр бирүен күрсәтте.
Проектның ни дәрәҗәдә мөһим булуы шуннан да күренә: күптән түгел башкалабыз Мәскәүдә оештырылган “Россия” күргәзмә-форумына илнең урман хуҗалыгы белән бәйле федераль ведомство, власть органнары вәкилләре әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында эшне 2025-30 елларга кадәр дәвам итү кирәклеге турында фикер алышты. Ил Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу документ өстәмә чаралар һәм финанс чыганаклары белән тулыландырылды.
— Урманнарны саклау проекты федераль дәрәҗәдә иң үрнәкле мисал булып тора, — диде форумда “Рослесхоз” җитәкчесе Иван Советников. — Проект кысаларында без төбәкләр өчен тиешле урман хуҗалыгы һәм урман янгыннарын сүндерү техникалары сатып алуга һәм урман байлыгын саклау, аларны тергезүгә меңнәрчә кешене җәлеп итүгә ирештек. “Хәтер бакчасы”, “Урманнарны саклыйк” акцияләре русиялеләрдә киң яклау тапты. Шуны билгеләү дә мөһим: бары тик узган елда оештырылган акцияләрдә генә дә ил күләмендә 100 миллион төптән күбрәк төрле агач утыртылды. Киләсе елларда, гомумән, федераль проектны тормышка ашыру белән бәйле чыгымнарны 35 процентка арттыру планлаштырыла.
Белешмә. Гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла башлаган 2019 елдан 2023 елга кадәр ил төбәкләренең урман хуҗалыкларында техника паркы нигездән яңарды. Төбәкләрнең урман янгыннарына каршы көрәшү техникасы белән тәэмин ителеше 94,2, урман хуҗалыгы эшчәнлегенә караганы 93,1 процентка җитте! Болардан тыш, биш ел дәвамында урманнарны тергезү һәм агач утырту эше, гомум исәпләгәндә, 6,3 миллион гектарда башкарылды. Ил күләмендә өченче ел рәттән яңа агач үсентеләре киселгән яисә корыган агач мәйданы күләменнән байтакка күбрәк утыртыла.
Башкортстан — илдә урман сәнәгатендә эшне нәтиҗәле оештырган һәм, шул ук вакытта, аларны саклау, тергезү юнәлешендә үрнәкле эш алып баручы төбәкләрнең берсе.
— Без урманнарны тергезү белән системалы шөгыльләнәбез, — диде Премьер-министр Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге йомгакларына багышланган чыгышында. – Узган елда мәсәлән, тергезелгән урман мәйданы киселгән күләмнән 12,5 процентка артып китте. Гомумән, соңгы биш елда республикада бу эш 77 мең гектардан күбрәк мәйданда башкарылды. Шунысы куанычлы: утыртылган агач мәйданы күләме буенча Башкортстан ел саен федераль округта лидер булып кала.
Әлеге фикерне тармак министры Марат Шәрәфетдиновның сүзләре дә ныгыта.
— Урманнарны ясалма тергезүдә, ягъни орлыктан яисә яшь үсенте утыртып тергезүдә, республика ил күләмендә зур күрсәткечләргә ия, — ди ул. — Әгәр Русия буенча тергезелгән урман өлешендә бу ысул күрсәткече 20 процент чамасы тәшкил итсә, Башкортстанда ул 40 процентка җитә. Узган елда, мәсәлән, утыртылган урман культураларының гомум мәйданы 6,3 мең гектардан артып китте.
Белешмә. Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, быел урман культуралары утырту сезонына 50 миллион төп яшь үсенте, шул исәптән 3,5 миллион төбе ябык тамыр системасы шартларында, үстерелгән. Моның өчен урман хуҗалыкларында ачык грунтлы 64 питомник һәм 65 теплица файдаланылган. Әзерләнгән яшь үсентеләр бу сезонда республика ихтыяҗларына гына түгел, күрше төбәкләргә сату өчен дә җитәчәк.
Белгечләр быел җәйнең гадәттәгедән эссерәк булачагын да фаразлый. Мондый шартларда утыртылган яшь үсентеләрне генә түгел, дистәләрчә еллар үскән мәһабәт урманнарны да “кызыл әтәч”тән саклау, янгынга юл куймау зур тырышлык таләп итәчәк. Билгеле, әзерлек тармак белгечләренең җаваплылыгына гына түгел, техник мөмкинлекләргә дә бәйле.
Башкортстан урманчылары тиешле техника белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән соң? Әлеге сорауга тармак министры Марат Шәрәфетдинов болай дип җавап бирде:
— Гомумән, узган елда урман хуҗалыгы тармагына 1,16 миллиард сум акча җәлеп ителде. Ул акча, беренче чиратта, урманнарны саклау, агач утырту, төрле техника сатып алуга тотынылды. Соңгы биш елда, мәсәлән, гомум бәясе 613 миллион сумлык 250 берәмлек махсус техника һәм 730 берәмлек җиһаз һәм инвентарь сатып алынды. Узган елда 82 миллион сумлык 44 техника кайтардык. Быел шушы максатларга 53 миллион сумлык төрле техника алу планлаштырыла. Бу урман янгыннарына каршы көрәшү станцияләрен таләп ителгән техника белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча чаралар республикада апрель урталарында ук башланган иде. Һәр елдагыча, быел да “Хәтер бакчасы” акциясенә башкортстанлылар зур теләк белән кушылды. Аның быелгысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена әзерлек һәм 1944 елда фашистлар блокадасыннан азат ителгән шәһәрләр батырлыгы белән бәйле.
Республикада “Хәтер бакчасы” акциясе өчен урман фондларында 80 участок әзерләнгән. 140 гектарда 500 мең төп агач утырту планлаштырыла. “Хәтер бакчасы” акциясенең федераль сайты эшли һәм биредә кайсы төбәктә, кайда һәм күпме агач утыртылуы турында мәгълүмат туплана, ягъни теләгән һәркем, илебезнең кайсы төбәгендә булса да, шундагы акциядә катнашу мөмкинлегенә ия. Халыкара акция кысаларында республикада төп чара “Патриот” хәрби-патриотик парк мәйданында оештырылды. Биредә 300 төп юкә утыртылды.
Белешмә. Узган елда “Хәтер бакчасы”, республиканың “Яшел Башкортстан” һәм “Урманны саклыйк” Бөтенрусия акцияләре кысаларында Башкортстанда барлыгы 5,6 миллион төп агач һәм төрле үсенте утыртылды. Быел гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларга ярашлы, республикада 15,2 мең гектарда урман тергезү бурычы тора, аның 6,2 мең гектарын ясалма тергезү өлеше (киселгәне урынына яңаны утырту) биләячәк.
...Планетада климатның глобаль җылынуы дәвам иткәндә дөнья җәмәгатьчелеге ярдәмне Русиядән көтә. Төрле ил башлыклары Русиянең миллиард төп агач утыртып, Җирне һәлакәттән коткарып калачагына ышана. Ихтимал, яшеллек дөньясын саклау юнәлешендә башка илләр дә эшне Русия кебек оештырса, планетабыз әлегедән күпкә сафрак булыр иде.
Олег Төхвәтуллин.