-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кече эшкуарлыкны сайлаучылар саны арта

Узган елның 10 апреленнән Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының саны 5,9 процентка артты, дип белдерделәр төбәк Хөкүмәтендә.

Кече эшкуарлыкны сайлаучылар саны арта
Кече эшкуарлыкны сайлаучылар саны арта

Уңай динамиканы сакларга дәүләт ярдәме чаралары ярдәм итә, шул исәптән Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты.

«Бүген республикада 139 мең урта һәм кече эшкуарлык субъекты теркәлгән, аларда халыкның дүрттән бер өлеше эшли. Үз-үзләренә эшләүчеләр өлеше дә үсә - рәсми теркәлү үтеп, махсус салым режимын инде 205 меңнән артык төбәк кешесен сайлаган, бу узган елгы күрсәткечтән 10,5 процентка югарырак", - дип билгеләде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Эшкуарлык субъектларының 96,8 проценты микропредприятиеләргә туры килә. Ел башыннан аларның саны 2,4 процентка арткан һәм 134,7 мең берәмлеккә җиткән. Яңа төзелгән МСП субъектлары саны 33,6 мең берәмлектән артып китте. Республика бюджетына салым кертемнәре 1,5 тапкырга арткан һәм быел өч айда 3,2 миллиард сум тәшкил иткән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: