Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Стәрлетамакта "Урау юл" урамын төзекләндерү башланды. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юлчылар «Дәваханә шәһәрчеге» боҗрасыннан Комаров урамына кадәр җирдә борт ташларын сүтүгә кереште. Быел биредә яңа асфальт-бетон салыначак, шулай ук термопластиктан билгеләр төшереләчәк.
Барлык эшләрне июль ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Эшләрнең бәясе - 7,9 миллион сум.
"Юл "Стәрлетамак-Арена" спорт комплексына алып бара, бу - 2500 урынлы ябык боз шугалагы һәм 500 урынлы спорт залы булган күппрофильле физкультура-сәламәтләндерү комплексы. Комплексның спорт секцияләренә көн саен балалар йөри, шуңа күрә бу спорт комплексына имин юлны тәэмин итү мөһим", - диделәр төбәк министрлыгында.