Чараның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион төп агач утырту. Акция кысаларында үсентеләрне, шулай ук, республика Хөкүмәте әгъзалары, Херсон өлкәсе губернаторы урынбасары, Русия Хөкүмәте каршындагы Херсон өлкәсе даими вәкиллеге җитәкчесе Владимир Боделан, көч структуралары җитәкчеләре, Белорет һәм Мәләвез районнарыннан унынчы сыйныф укучылары утыртты.
"Патриот" паркындагы аллеядә барлыгы 300 төп яңа юкә агачы барлыкка килде. Моннан тыш, биредә карагай утыртылды. Бу үсентеләрне утырту акциясе Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланды.
Фото: башинформ.рф