+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа медицина җиһазында меңнән артык тикшеренү үткәрелгән

Ил Президенты тарафыннан булдырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенә диагностика аппараты кайтарылган иде. Агымдагы ел эчендә шул җиһазда 1000нән артык тикшеренү үткәрелгән.

Яңа медицина җиһазында меңнән артык тикшеренү үткәрелгәнЯңа медицина җиһазында меңнән артык тикшеренү үткәрелгән
Яңа медицина җиһазында меңнән артык тикшеренү үткәрелгән

Заманча аппарат тикшеренүләрнең киң спектрында диагностика нәтиҗәләренең дөреслеген тәэмин итә, дип билгелиләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

- Авыруны уңышлы дәвалау өчен аны вакытында диагностикалау мөһим. Моның өчен безнең дәваханә заманча һәм югары төгәллекле корылмалар белән җиһазландырыла. Яңа аппаратура төрле авыруларны диагностикалау вакытын тизләтә һәм пациентка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пациентларга уңайлы булсын өчен җиһазлар поликлиниканың беренче катында урнаштырылды, - ди Кырмыскалы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Азамат Галиев.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас