+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Матур, чиста, якты булачак!

Уфаның "Башкортстан урманчылары" паркында Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында төзекләндерү эшләре башланды.

Матур, чиста, якты булачак!Матур, чиста, якты булачак!
Матур, чиста, якты булачак!

Эшләрне бу елның сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

Бүгенгә парк территориясендә демонтаж һәм җир эшләре башкарыла. Иске асфальт өслек тулысынча яңартылачак, велосипед юллары да өстәләчәк. Төзекләндерү проектына биш объект кертелгән: пикник зонасы, кече һәм зур спорт мәйданчыклары, балалар мәйданчыгы һәм җәяүлеләр-тропиклар челтәре.

Шулай ук зур спорт мәйданчыгында ике футбол кыры, ике волейбол мәйданчыгы, баскетбол һәм стритбол өчен киңлек, йөгерү юлы һәм күнекмәләр өчен зона барлыкка киләчәк. Кече спорт мәйданчыгында саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар булган воркаут-зона, пинг-понг өстәлләре һәм япма астында шахмат уйнау урыннары булдырылачак. Моннан тыш, паркта өстәмә яктырту һәм видеокүзәтү барлыкка киләчәк.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас