+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Син дә грант ота аласың!

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2025 елга «Агротуризм» грантына эшкуарлардан документлар кабул итү башланды.

Син дә грант ота аласың!
Син дә грант ота аласың!

Әлеге ярдәм чарасы Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 24 маена кадәр республика эшкуарларыннан гаризалар кабул ителә.

- Республика “Агротуризм” федераль проектында актив катнаша. Өч ел эчендә конкурста Башкортстаннан тугыз проект җиңде, аларга 58,7 миллион сум бюджет акчалары бүлеп бирелде, - ди Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Тулаем алганда, 2022 елдан башлап «Агротуризм» грантын 53 төбәктән 121 проект отты. Федераль ярдәмнең гомум суммасы 1,5 миллиард сум тәшкил итте.

«Агротуризм» грантының күләме авыл туризмын үстерү проектын тәкъдим итүченең үз акчалары күләменә бәйле.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: