Программа Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә, республиканың вуз һәм колледжларын тәмамлаучылар өчен стажировка алты айга кадәр дәвам итә, дип сөйләделәр. Ә предприятиеләр бер кешегә аена 28,8 мең сум исәбеннән хезмәт хакы түләүгә компенсация ала.
- Халыкның мәшгульлек хезмәте органнарының төп бурычы - хезмәт базарында яшь белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдимнәрнең нисбәтлелеген саклау. Стажировка нәтиҗәсендә яшь кешеләр практик тәҗрибә алачак, шулай ук үзләрен квалификацияле белгечләр буларак таныта алачак. Бу, үз чиратында, алга таба эшкә урнашуны җиңеләйтәчәк. Моннан тыш, ел саен стажировкадан соң 75 проценттан артык яшь кеше даими эш урыннарына урнаша, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.