+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада янә яңа музей ачылачак!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2024 елның 24 маенда Федор Иванович Шаляпин исемендәге музыка музее рәсми ачылачак.

Уфада янә яңа музей ачылачак!Уфада янә яңа музей ачылачак!
Уфада янә яңа музей ачылачак!

Ул Уфаның 450 еллыгына искиткеч бүләк булачак. Башкортстан Республикасы Милли музееның яңа филиалы «Китап-Байрам» халыкара китап ярминкәсе ачылу һәм Славян язуы һәм мәдәнияте көнендә үз ишекләрен ачачак. Ф.И. Шаляпин исемендәге музыка музее хәзерге музей кварталында урнашачак һәм Альбанов исемендәге полярниклар, В. Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музейлары белән янәшә торачак. Тиздән биредә Башкортстан Милли музееның тагын бер филиалы - кайтарылган исемнәр музее ачылачак.
Нәкъ менә Уфа сәхнәсендә 1890 елда Федор Иванович Шаляпинның профессиональ дебюты була: 1890 елның 18 декабрендә ул монда «Галька» операсында стольник партиясе белән чыгыш ясый. Шуңа күрә нәкъ менә Уфада бөек урыс опера җырчысы исемендәге музыка музее ачылуы гаҗәп түгел.
Ул - дөньякүләм танылу алган беренче күренекле урыс башкаручыларының берсе. Ул үзенең юбилейларын, тантаналы даталарын билгеләп үтә, сәхнәдә уздырган елларын шул истәлекле Уфа гастрольләреннән алып бара. Музей залында кунакларга Федор Шаляпин чыгыш ясаган иң зур театрлар, аның бөек рольләре һәм дөньякүләм танылуы турында сөйләячәкләр.
Ф. Шаляпин исемендәге музыка музее гениаль урыс җырчысының исемен генә мәңгеләштерми. Витриналарда музыка кораллары, кулъязмалар, сирәк нота басмалары, танылган музыкантларның, композиторларның, Башкортстан башкаручыларының истәлекләре тәкъдим ителәчәк. Музейның фонд коллекциясендә 900дән артык уникаль экспонат исәпләнә, аларның күпчелеге XIX XX гасыр башына карый.
Бу Уфада беренче музыкаль-театр музее, анда бөек җырчы яшәгән вакыттан алып безнең көннәргә кадәр Уфаның классик музыкасы тарихының уникаль коллекциясе тупланачак. Залларда XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы интерьерлары яңартылачак. Ә мультимедия чараларын куллану ярдәмендә "музей-театр" заманча музей технологияләре белән уникаль экспозиция тәкъдим итәчәк.
Ачу тантанасына Русия милли музыка музееның генераль директоры Михаил Брызгалов, төбәк-ара Шаляпин үзәге җитәкчесе Сергей Есин, "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз! " хәйрия фондына нигез салучы һәм Федор Шаляпин турында фильмның режиссеры Оксана Федорова килүе көтелә.
Яңа музей башкаланың үзәгендә, иске Уфаның архитектура һәйкәлендә - Свердлов урамы, 86 йорт адресы буенча урнашкан. Бу - сәүдәгәр Соловьевларның тергезелгән йорты. XIX гасыр ахырында төзелгән бу бина агач архитектура үрнәге һәм элекке шәһәр усадьбасының өлеше булып тора.
Федор Иванович Шаляпин исемендәге музыка музеен ачу республикабызда В. Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча бик күп эшләр башкарылуының бер дәлиле дә булып тора.

Фото: национальный музей РБ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас