«Демография» гомумдәүләт проект буенча комплекслы модернизацияләү кысаларында республикада мәшгульлек хезмәтенең бөтен челтәре яңартылачак. Проект хезмәт күрсәтү системасын да, эш белән тәэмин итү үзәкләренең тышкы кыяфәтен дә үзгәртүне күздә тота - ел дәвамында барлык филиалларда биналарга капиталь яки агымдагы ремонт ясалачак. Ә ремонт үткәрү финанс яктан файдалы булмаган районнарда халыкны эш белән тәэмин итүнең модульле үзәкләре төзеләчәк.
- Масштаблы һәм амбициоз модернизацияләү проекты, бездә клиентларны бәяләү принципларын кертү аркасында күп күрсәткечләр буенча яхшыру күзәтелә, тиздән бер тәрәзә режимында эшли башлыйбыз. Хәзер, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, гражданнар һәм эш бирүчеләр хезмәт күрсәтү комплексларын индивидуаль ихтыяҗларны исәпкә алып, "тормыш ситуациясе" һәм "бизнес-вәзгыять" исемнәре астында алачак. "Русиядә эш" кадрлар үзәкләренең заманча стильле офислары клиентлар өчен уңайлы булачак. Башкортстанда мәшгульлекнең модульле үзәкләре илдә беренчеләрдән булып барлыкка киләчәк, - ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халкыны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Фото: pravitelstvorb.ru