+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа компаниясе җитештерүне киңәйтү өчен заем алды

«Арт-Оснастка» предприятиесе «Нефть һәм газ скважиналары катламында эшләр башкару өчен җиһазлар җитештерүне киңәйтү» проектын гамәлгә ашыру максатыннан Башкортстан сәнәгатен үстерү фондының 20 миллион сумлык ташламалы заемын алды.

Уфа компаниясе җитештерүне киңәйтү өчен заем алдыУфа компаниясе җитештерүне киңәйтү өчен заем алды
Уфа компаниясе җитештерүне киңәйтү өчен заем алды

- Әлеге проектның максаты - нефть һәм газ скважиналарында катлаулы эшләр башкару өчен билгеләнгән импортны алмаштыручы җиһазлар җитештерүне арттыру. Станок паркын киңәйтү юлы белән җитештерүчәнлекнең 2-3 тапкыр артуы көтелә, бу Русия базарына ихтыяҗны ябарга мөмкинлек бирәчәк, – диде Хөкүмәт вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас