+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Чиста һаваны сайлыйбыз!

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында уздырыла торган «Чиста һаваны сайлыйм» Бөтенрусия акциясендә катнашучыларның берсе - Башкортстан Республикасы.

Чиста һаваны сайлыйбыз!
Чиста һаваны сайлыйбыз!

Бу хакта төбәкнең Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында хәбәр иттеләр.

Стәрлетамак шәһәре республиканың велосипедта хәрәкәт итү үзәгенә әверелде. Биш меңгә якын шәһәр кешесе һәм кунаклары Меңләгән велосипедчылар көнендә катнашты һәм шуның белән «Чиста һаваны сайлыйм» Бөтенрусия акциясенә кушылды. Шулай ук чара барышында иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады.

Велосипедта узышта катнашучылар өчен разминканы кенгуджампс (пружиналарда махсус аяк киеме киеп физик активлык төре) буенча тренер Альбина Әбсәләмова һәм «Прайм-тайм» фитнес-проекты вәкилләре, ә сулыш гимнастикасын «Бергә атлыйбыз» скандинавия йөреше төркеме тренеры Ирина Петрухан үткәрде.

Бөтенрусия акциясе 25 майдан 22 сентябрьгә кадәр узачак. Аның нәтиҗәләре буенча Бөтендөнья автомобильдән баш тарту көнендә лидер шәһәрләр игълан ителәчәк.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: