+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Красноусолда заманча стадион булачак

Русия Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Гафури районының Красноусол авылындагы «Юность» паркын төзекләндерәчәкләр.

Красноусолда заманча стадион булачакКрасноусолда заманча стадион булачак
Красноусолда заманча стадион булачак
Бу хакта төбәк Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр иттеләр.

Җәмәгать киңлеген төзекләндерү өчен 7160 кеше тавыш биргән. Киләсе елда паркта тамаша трибуналары, резина белән капланган йөгерү юллары, пляж волейболы зонасы, футбол кыры булдырылачак, шулай ук стадион территориясендә яктырту ясалачак.

Искәртеп узабыз, быел Красноусолда Усолка елгасы яр буен төзекләндерүгә керештеләр. Урындагы халык төзекләндерү өчен 92 җәмәгать урынын сайлаган. Аларны үзгәртү 2025 елда башланачак.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас