+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Килешүләрнең нәтиҗәсе югары дәрәҗәдә

Петербург халыкара икътисади форумы-2023 кырларында имзаланган Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы катнашлыгындагы килешүләр халыкның мәшгульлегенә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклауга юнәлтелгән.

Килешүләрнең нәтиҗәсе югары дәрәҗәдә
Килешүләрнең нәтиҗәсе югары дәрәҗәдә
- «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында «СоСеди» җәмгыяте белән безнең килешү буенча 45 кеше яңа белгечлек алды. Ел йомгаклары буенча республикада яшәүче 7 меңгә якын кеше һөнәри белем алган яки өстәмә һөнәри белем алган. Укучыларның 80 проценттан артыгы яңа һөнәрләре буенча эш тапкан, - дип сөйлщде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Узган ел форум кырында шулай ук Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасының демография буенча комиссиясе арасында килешү имзаланды. Ленара Иванова сүзләренчә, Башкортстан Иҗтимагый палатаның демография буенча комиссиясе шундый килешү төзегән илдә бишенче субъект булып тора. Илнең Иҗтимагый палатасының профильле комиссиясе белән хезмәттәшлек кысаларында министрлык гаилә, милләтара, конфессияара, фәнни-гамәли, мәгърифәтчелек, патриотик чаралар үткәргәндә актив коммуникацияләр төзи, шулай ук өстәмә тууны стимуллаштыра торган гаиләләргә демографик ярдәм чаралары буенча тапшырылган аналитик материалларны өйрәнә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: