+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кече һәм урта эшкуарлык - үсештә!

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округында кече һәм урта предприятиеләр субъектлары саны буенча 2нче урынны алды.

Кече һәм урта эшкуарлык - үсештә!
Кече һәм урта эшкуарлык - үсештә!

2024 елның 10 маена төбәктә 140,3 мең эшкуар теркәлгән, бу 2023 ел күрсәткеченнән 3,2 процентка югарырак, дип хәбәр итәләр төбәкнең Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә.
- Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны инвестицион мохитне һәм төбәктә эшкуарлык активлыгын үстерү дәрәҗәсен бәяләүдә мөһим күрсәткеч булып тора. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең бурычы – төбәктә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары үсешенә ярдәм итүне тәэмин итү һәм стимуллаштыру, - дип билгеләп үтте беренче вице-премьер, Башкортстан икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада өч төбәк проекты гамәлгә ашырыла: "Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру", "Бизнесны җиңел старт һәм уңайлы алып бару өчен шартлар тудыру" һәм "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү". 2024 елда гомумдәүләт проект чараларын гамәлгә ашыруга 445,1 миллион сум каралган.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: