Бу вакыт эчендә төбәктә 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. Агымдагы елда тагын 123 объектны төзекләндерү планлаштырыла.
Әйтик, әлеге программа кысаларында Мәчетле районының Олы Устьикин авылы үзәген төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзер Мәктәп урамындагы иске койманы сүтү эшләре бара.
Район мәдәният йорты янындагы парковка төзекләндереләчәк һәм киңәйтеләчәк. Тротуарны брусчатка белән җәячәкләр. Мәдәният йорты каршындагы участокта күләгәле түбәле һәм яктыртулы ял зонасы оештырыла.
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә территориядә ял итү һәм аралашу өчен мәйданчыклар, керү төркеме, шулай ук видеокүзәтү, эскәмияләр, кече архитектура формалары, яшелләндерү барлыкка киләчәк. Эшләрнең подрядчысы булып «Рефстройпроект» җәмгыяте тора.