+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада сыйфатлы медицина җиһазлары җитештерелә

«Орбита» фәнни предприятиесе гомумдәүләт проектында катнашу буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Компетенцияләр төбәк үзәге белән килешү имзалады.  

Уфада сыйфатлы медицина җиһазлары җитештереләУфада сыйфатлы медицина җиһазлары җитештерелә
Уфада сыйфатлы медицина җиһазлары җитештерелә

Предприятие Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында 176нчы катнашучы булды. Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстан Республикасы икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Предприятие шифаханә-курорт оешмаларын, дәвалау-профилактика учреждениеләрен, Русия һәм БДБ илләренең реабилитация үзәкләрен медицина реабилитациясе системасы өчен аппарат-программа механотерапия комплекслары белән җиһазландыру белән шөгыльләнә. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашып, предприятие җитештерү процессларын шактый яхшыртырга, җитештерелгән продукция күләмен арттырырга, шулай ук чыгымнарны киметергә мөмкинлек ала, – дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Ел саен заводта медицина тәгаенләнешендәге 1 200 аппарат чыгарыла. 2023 елда компаниянең социаль юнәлешле проекты “Инвестсәгать” форматында каралды һәм өстенлекле статус алды.

- Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары предприятие хезмәткәрләре белән берлектә җитештерү системасын төзиячәк, операцияләр арасы запасларын азат итәчәк һәм җитештерүне арттырачак. Бу мәйданчыкта җитештерү анализы, карталаштыру, стандартлаштырылган эш, 5С кебек сакчыл җитештерү коралларын кертергә планлаштырабыз, – дип сөйләде үзәк җитәкчесе Азамат Дәүләтбаев.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас