+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада Урманчылар паркында җәйге кафелар челтәре ачылачак

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев әлеге вакытта реконструкцияләнүче Башкортстан урманчылары исемендәге урман паркында булды, дип хәбәр иттәләр шәһәр хакмиятеннән.  

Уфада Урманчылар паркында җәйге кафелар челтәре ачылачак
Уфада Урманчылар паркында җәйге кафелар челтәре ачылачак

Эшләр бер ай элек башланган һәм 30 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Паркта ике футбол кыры, ике волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы, йөгерү һәм велосипед юлы, воркаут-зона, пинг-понг өчен өстәлләр һәм шахмат уеннары барлыкка киләчәк.
Балалар мәйданчыгында агачтан җиһазлар урнаштырылачак. Юллар һәм пикник зонасы яңартылачак.

Моннан тыш, монда өстәмә яктырту һәм видеокамералар куела. Хәзер паркта демонтаж һәм җир эшләре тәмамлана, төзелеш материаллары кертелә.
Бригадалар бордюрлар урнаштыруга керешкән.

- Бу территория күптәннән яңартуга мохтаҗ иде. Проектлау вакытында спорт мәйданчыклары арттырыла. Биредә һәрвакыт пикник зонасы булган, анда уфалылар ял иткәннәр, шашлыклар кыздырганнар — ул сакланачак. Моннан тыш, рестораторлар белән берлектә биредә төрле туклану нокталары күрсәтелергә тиеш дип карар иттек. Үзләре белән ризык алып килергә теләмәгән уфалылар паркта яңа һәм сыйфатлы продукция сатып алалачак. Ачык мәйданчыкларда яки беседкаларда тамак ялгап алу мөмкинлеге булачак, - дип билгеләп үтте Ратмир Мәүлиев.

Төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча бара.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: