+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан косметикасы Гарәп Әмирлекләрендә дә сатыла

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә кертелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында "Реседа" компаниясе, Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге (РБ ЦПЭ) ярдәме белән компаниянең франшизасын TopFranchise.ru мәйданчыгында урнаштырды, шулай ук франшизаны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарына (БГӘ) урнаштыру хезмәтеннән файдаланды. Шуның аркасында компания дистрибьютор контракты төзегән һәм үз продукциясен БГӘ клиникаларына җибәрә.

Башкортстан косметикасы Гарәп Әмирлекләрендә дә сатыла
Башкортстан косметикасы Гарәп Әмирлекләрендә дә сатыла

«Реседа» компаниясе продукциясе шулай ук Белоруссия һәм Казахстан клиникаларында да тәкъдим ителгән. Шулай ук Үзбәкстанга продукция китерү турында сөйләшүләр алып барыла. Бренд, ваклап сатудан тыш, үз продукциясен Русиянең 15тән артык шәһәрендә товар франшизасы буенча косметология клиникаларында сата.

- Башкортстан Хөкүмәте тышкы икътисади эшчәнлекне үстерүгә һәм төбәкнең экспортка юнәлтелгән предприятиеләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Экспортерларга ярдәм итү чараларын уйлап табып, без төп практикаларга һәм актуаль трендларга, шулай ук эшкуарларның үз теләкләренә юнәлдерәбез. «Сколково» белән берлектә без чит ил базарлары өчен франшизаларны яраклаштыру методологиясен эшләдек. Бу практика Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылган һәм Смартека санлы платформасында урнаштырылган. Аның ярдәмендә экспортка ярдәм итү төбәк үзәге ярдәмендә виртуаль чынбарлык ареналары франшизасы Үзбәкстан, Израиль һәм Румыния базарларын ачты, ә җәмәгать туклануы өлкәсендәге франшизалар Казахстан базарын кызыксындырды, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: