+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфалылар «Русия суы» Бөтенрусия акциясендә катнашты

«Экология» гомумдәүләт проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Русиянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклауга юнәлтелгән. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Уфалылар «Русия суы» Бөтенрусия акциясендә катнашты
Уфалылар «Русия суы» Бөтенрусия акциясендә катнашты

 

Оештыручы булып Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы ярдәме белән Уфа шәһәр хакимияте чыгыш ясый.

Акция кысаларында төрле эшчәнлек өлкәләре белгечләре, бизнесменнар һәм җәмәгать эшлеклеләре, профессиональ экологлар, депутатлар, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар, бер зур командага берләшеп, 2 километр озынлыктагы «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү комплексы янындагы Агыйдел елгасы ярын чистартты һәм 1000 капчык чүп-чар җыйды.

- Бүгенге «Русия суы» акциясе, беренче чиратта, киңкүләмлелеге белән сокландырды. 908 кеше, һава торышы эссе булуга карамастан, Агыйдел елгасы ярын тазартырга җыелган. Волонтерларның эчкерсез катнашуы һәм кызыксынуы сизелде. Бу чара Кама һәм аның кушылдыкларында урнашкан илнең 5 субъектын колачлый торган «Чишмәдән елга башлана» экомарафоны өчен лаеклы һәм илһамлы старт булды. Экоморафон 26 июльдә Краснокама районының Николо-Березовка авылы янында Кама ярында масштаблы өмә белән тәмамланачак. Мондый стартта төп чара тагын да зуррак күләмгә ирешер дип ышанам. Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт, - дип сөйләде Русия Т
абигать министрлыгының су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге директоры Вячеслав Дунаев.

Бу акция ил халкы арасында экологик грамоталылыкны арттыруга ярдәм итә, шул исәптән җәмәгатьчелек һәм яшь буынның игътибарын су ресурсларының сыйфатын саклауга һәм яхшыртуга җәлеп итә, шулай ук «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше булып тора.
Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: