-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан атлары чит илгә китә

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Казахстанга һәм Кыргызстанга атлар экспортын өч тапкыр диярлек арттырды.

Башкортстан атлары чит илгә китә
Башкортстан атлары чит илгә китә
Быел 9 гыйнвардан 10 июньгә кадәр "Россельхознадзор" республикада Таможня берлеге илләренә җибәрергә әзерләнгән 48 ат партиясен контрольдә тотты.

"Казахстанга һәм Кыргызстанга экспорт өчен ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән атларның гомум саны агымдагы елның биш аенда 830 баш тәшкил итте", — дип белдерделәр "Россельхознадзор" идарәсендә.

Искәртеп узабыз: Казахстан һәм Кыргызстанда елкычылык продукциясенә ихтыяҗның югары булуы Башкортстан өчен традицион булган терлекчелек тармагының интенсив үсешен стимуллаштыра. Бу хакта соңгы еллардагы саннар да сөйли. Былтыр Башкортстаннан ЕАЭС илләренә 308 ат экспортланган.

Экспортлау алдыннан атлар барлык тиешле лаборатория сынауларын узган.

Фото: "Пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: