Юлның гомум озынлыгы 3,7 км тәшкил итә. Быел 910 метр озынлыктагы участок норматив хәлгә китереләчәк.
Подряд оешмасы тузган тышлыкны фрезерлауны һәм тигезләүне башкарган. Шуннан соң юлчылар асфальт-бетон япманы яңартырга, юл кырыен ныгытырга һәм билгеләр куярга ниятли.
Юлның әлеге участогындагы барлык эшләрне быел август ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез: әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында быел Салаватның 4 км озынлыктагы дүрт урамын ремонтлаячаклар.
Фото: башинформ