+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлекне үстерергә ниятли

Башкортстан һәм Үзбәкстан вәкилләре Үзбәкстаннан тегү производствосы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар җәлеп итү мөмкинлеген карый. Моннан тыш, делегатлар Ферганә өлкәсенә белем бирү уеннары импорты белән кызыксынды.

Башкортстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлекне үстерергә ниятлиБашкортстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлекне үстерергә ниятли
Башкортстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлекне үстерергә ниятли

Бу хакта Үзбәкстан делегациясенең Башкортстанга сәфәре вакытында узган утырышта билгеле булды. Очрашу «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты максатларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

- Без монда тиешле җитештерү участоклары булдырырга ниятлибез. Авыл хуҗалыгыннан башларга телибез. Безнең эшкуарлар Башкортстанда үз бизнесларын эшләтеп җибәрә алачак дип уйлыйм. Үзбәкстан, шул исәптән Ферганә өлкәсе дә, текстиль продукция җитештерү буенча лидер булып тора. Бездә текстиль продукциясендә махсуслашкан 12 кластер эшли инде. Чималны беренчел эшкәртә торган һәм, мәсәлән, эрләнгән җеп чыгара торган компанияләр бар, ләкин киндер җитештермиләр. Димәк, без уртак тырышлык белән тегү цехлары булдыра алыр идек, - дип шәрехләде Ферганә өлкәсе Хокима киңәшчесе Акмал Пулатов.

Башкортстан белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) булганнан соң Үзбәкстан делегациясе җитәкчесе үзәкнең эшен югары бәяләде һәм Ферганә өлкәсендә мондый үзәк булдыру нияте белән уртаклашты.

- 2023 ел нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан Республикасы Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнешендә 3,8 процент өлеше белән 5нче урынны алып тора. Соңгы 5 елда республикаларыбыз арасында товар әйләнеше 2,5 тапкыр артты. Быел очрашулар үткәрү нәтиҗәсендә безнең элемтәләр барлык юнәлешләр буенча да актив киңәя. Икътисадның төрле тармакларында үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү төзелде инде. Безнең сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлегебезнең төп юнәлешләре булып традицион рәвештә нефть химиясе тармагы, минераль продукция, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләр, текстиль һәм текстиль әйберләр китерү тора, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас