+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшь баскетболчылар ярышка чыкты

Агыйдел шәһәрендә баскетбол буенча беренче турнир узды.

Яшь баскетболчылар ярышка чыктыЯшь баскетболчылар ярышка чыкты
Яшь баскетболчылар ярышка чыкты
Агыйдел шәһәрендә Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында баскетбол буенча беренче турнир узды.
Ярышлар урта звено укучылары арасында баскетбол уенын популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Мәктәп укучыларын физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, баскетбол буенча иң көчле командаларны ачыклау, уңай нәтиҗәләргә ирешүдә максатчанлык тәрбияләү — әлеге чараның төп бурычлары булып тора.

Баскетбол буенча ярышларда 1, 2, 3нче урыннарны алган командалар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде. Шулай ук бүләкне баскетбол командаларының иң күп очко җыйган иң яхшы уенчылары да алды.

"Минем практикада мондый турнир беренче тапкыр үткәрелә. Бу минем өчен бик яхшы тәҗрибә. Ярышларда катнашучыларга сәламәтлек һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешүдә уңышлар телим, тормышыгызда бары тик җиңүләр генә булсын. Дусларын, туганнарын күрергә килгән җанатарларга зур рәхмәтемне белдерәм. Баскетбол белән шөгыльләнерләр, шуның белән безнең уңайлы Агыйдел шәһәрендә спортның бу төрен үстерерләр дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Элина Маматова.

 
Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас