+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урманда табибның яңа офисы ачылды

Президент Владимир Путин указы нигезендә булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча төзелгән гомум практика табибының яңа офисы Иглин районының Урман авылында ачылды. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Урманда табибның яңа офисы ачылдыУрманда табибның яңа офисы ачылды
Урманда табибның яңа офисы ачылды

Медицина учреждениесе район үзәк дәваханәсеннән 42 километр ераклыкта урнашкан. Офис районның 11 торак пунктыннан 1859 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Алар - Урман, Калининский, Заветы Ильича, Ауструм, Ленинское, Искра, Симское, Богдановский, Вознесенка, Пятилетка һәм Тәкәй авыллары.

Бинада гомум практика һәм педиатр табибы кабинетлары, шулай ук процедура һәм пациентларны карау кабинетлары урнашкан, алар барысы да заманча җиһазландырылган.

"Урманда гомум практика табибының яңа офисы ачылу белән урындагы халык өйдән якында медицина ярдәмен ала алачак. Инде пациентларны диспансерлаштыру узарга чакырабыз", - дип билгеләде Иглин үзәк дәваханәсе баш табибы Радмир Сәүбәнов.

Фото: национальныепроекты.рф

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас