+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төркия белән хезмәттәшлек көчәя

Илебез Президенты тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу елның гыйнвар-апрель мәгълүматлары буенча, узган елның шул ук чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, Башкортстаннан Төркиягә экспорт җибәрү күләме 17,4 процентка арткан.

Төркия белән хезмәттәшлек көчәя
Төркия белән хезмәттәшлек көчәя

Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- Беренче 3 айда безнең Төркия Республикасына экспорт 80,1 процентка - минераль продуктлар, 19,5 процентка химия сәнәгате продукциясе белән тәкъдим ителде. Шулай ук, без азык-төлек һәм чимал, агач һәм целлюлоза-кәгазь әйберләре озаттык. Шул ук вакытта без экспортның гына түгел, ә Башкортстан һәм Төркиянең үзара товар әйләнеше үсешен дә билгеләп үтәбез. Күрсәткеч 15,9 процентка артты, бу партнерлыкны үстерүдә ике яклы кызыксыну турында сөйли, – диде Маргарита Болычева.

Исегезгә төшәрбез, илдә 2019 елдан Русия Президенты Владимимр Путин башлангычы белән төрле юнәлешләрне үстерүне үз эченә алган гомумдәүләт проектлары эшли.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: