Предприятие проектка 2022 елның уртасында кертелә.
- Тәҗрибәне тиражлау өчен нигез булган пилот агымы булып кресло аркасы каркаслары ясау бүлеге тора. Үзкыйммәттәге өлеше буенча креслоның арка каркасы 30 процент тәшкил итә. Шуңа күрә бу участокта нәтиҗәлелекнең артуы үзкыйммәтне киметү һәм җитештерүне үстерү өчен бик мөһим булды, - дип ассызыклады Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак булган. Процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру нәтиҗәсендә җитештерүчәнлек 82%ь проентка арткан, процессның барышы вакыты - 15 процентка, тәмамланмаган җитештерү өлеше - 46 процентка, ә брак дәрәҗәсе 63 процентка кимегән.
Көн саен Уфадагы заводтан дөньяның ике дистә иленә эргономик утыргычлы фуралар китә. Предприятиенең башкарма директоры Владислав Кабаков сүзләренчә, компания продукциясенә ихтыяҗ бик зур, ә йөзләп халыкара патент компаниянең интеллектуаль хокукларын яклый һәм продукциянең югары инновация дәрәҗәсен гарантияли.