Учреждениегә торба, “Юпитер” баяны, гитара, думбыра-альт, тавыш җиһазлары һәм музыкаль әдәбият буенча интерактив пособие сатып алганнар. Җәйге каникулларда музыка мәктәбенең концерт залына яңа рояль кайтару көтелә. Уен коралларын яңа уку елында ук тәкъдим итәргә планлаштыралар.
- «Мәдәният» гомумдәүләт проектының мәктәбебезне яңа уен кораллары белән тулыландыру өчен менә дигән мөмкинлек бирүенә без бик шат. Бу дәресләр өчен уңай стимул булачак, ә нәтиҗәдә талантлы укучыларыбыз конкурсларда җиңүләр яулаячак, - ди мәктәп директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дилә Хафизова.
Фото: национальныепроекты.рф