+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Убаларда - яңа ФАП

Президент указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Архангель районының Убалар авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды.

Убаларда - яңа ФАПУбаларда - яңа ФАП
Убаларда - яңа ФАП
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Элек халыкка медицина ярдәме сорап иске бинада урнашкан медпунктка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Хәзер алар заманча учреждениедә тикшереләчәк. Яңа учреждениегә 220 кеше беркетелгән. Пациентларны тәҗрибәле фельдшер Рәмзия Мозаффарова кабул итәчәк. Аның гомум эш стажы 30 ел тәшкил итә.

Яңа ФАПта беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә бар. Учреждение барлык заманча стандартларга һәм санитар таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Бинада пациентларны кабул итү һәм карау өчен аерым кабинетлар, прививка һәм процедура кабинетлары бар. Шулай ук анда салкын һәм кайнар су үткәрелгән.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас