Утырту сезоны апрель-майда башлана һәм октябрьдә тәмамлана. Эшләр кул белән дә, механикалаштырылган ысул белән дә "МТЗ" тракторлары базасында "КЛБ" культиваторлары белән дә башкарыла.
Билгеле булуынча, әлеге эшне төбәкнең Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып бара.
Агротехник карау туфрак өслегенең чүп үләннәре һәм агач-куаклык үсемлекләре белән каплануын, туфракта артык дым туплануын булдырмау максатыннан үткәрелә.
Урманнарны файдалану һәм тергезү бүлеге җитәкчесе Альберт Закиров билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 1,8 мең гектарда башкарылган (планның 25 проценттан артыгы).
Быел урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә барлыгы 6,9 мең гектарда карау үткәрергә туры киләчәк. Башкарылган эшләр күләме буенча лидерлар арасында — республиканың Әлшәй, Илеш, Инҗәр, Стәрлетамак һәм Учалы урман хуҗалыклары.