+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йорт аллары төзекләнә

Башкортстанның 33 муниципалитетында «Башкортстан ишегаллары» республика программасы кысаларында 143 йорт территориясе төзекләндереләчәк.  

Йорт аллары төзекләнә
Йорт аллары төзекләнә

Шулай ук Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча агымдагы елда 123 җәмәгать киңлеген яңарту планлаштырыла.

Моннан тыш, республика Башлыгы Хакимияте мәгълүматлары буенча, быел кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен Бәләбәй, Благовещен, Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Салават һәм Учалыда проектларны гамәлгә ашыруга гаризалар җибәрелгән.

Фото: darminaopel.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: