Көн саен Көнчыгыш чыгу юлыннан 15 меңнән артык шофер файдалана. Ай саен транспорт чаралары саны арта. Мәсәлән, май аенда түләүле юл буенча 404,5 мең автомобиль үткән булса, июньдә - 456,2 мең машина.
- Гражданнарга уңайлы булсын өчен түләү алу пунктында һәр юнәлештә 5 касса эшли, шуларның өчесе банк карталары буенча гына түләүне кабул итә, икесе – банк карталары буенча һәм акчалата исәп-хисап өчен. Юл йөрү өчен контактсыз түләү өчен транспондерлар куллану планлаштырыла. Бүгенге көндә без аларның эшләрен актив рәвештә сынап карыйбыз.
Транспондерларны куллану автомобильләрнең түләү алу пункты аша үтү вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, хәзер машина йөртүчеләр пункт аша үтүгә уртача 10 секунд сарыф итсә, транспондерлар белән бу 2-3 секунд кына алачак, - дип сөйләде Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручыЛюбовь Минакова.
Фото: pravitelstvorb.ru