Матбугат конференциясе барышында министр журналистның бизнес өчен популяр санлы сервислар, шулай ук биш ел элек республикада төбәк Башлыгы кушуы буенча төзелгән инвестиция порталының гамәли файдасы турындагы соравына җавап бирде. Онлайн-сервисны үстерү төбәктә тормыш сыйфатын яхшырту һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен үткәрелә, бу ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Санлы икътисад” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен мәҗбүри.
- «Эшкуарлык сәгате»нә гариза бирү озак вакыт инвестиция порталының популяр сервисларының берсе булып санала, аның аша Башкортстан һәм якын төбәкләр эшкуарлары республика территориясендә гамәлгә ашыру өчен үз бизнес-проектларын тәкъдим итә. Шушы елның беренче яртысында инде 386 гариза тапшырылган һәм каралган, узган елда тәкъдим ителгән проектлар саны 1075кә җиткән иде, – дип җавап бирде хәбәрченең соравына Геннадий Разумикин.
Министр сүзләренчә, Башкортстанда бизнесны үстерү буенча иң еш очрый торган тәкъдимнәргә авыл хуҗалыгы, сәүдә, туризм, сәнәгать өлкәләре керә. Быел INVESTRB Благовещен, Дүртөйле районнарында һәм Салават шәһәрендә эшкуарларның активлыгын теркәде.
Фото: pravitelstvorb.ru