+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юлны ремонтлау өч айга иртәрәк тәмамланды

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Булгаково – Бозаяз юлын ремонтлау өч айга иртәрәк тәмамланды.

Юлны ремонтлау өч айга иртәрәк тәмамландыЮлны ремонтлау өч айга иртәрәк тәмамланды
Юлны ремонтлау өч айга иртәрәк тәмамланды

Кырмыскалы районының Бекетово авылы янындагы 1,8 км озынлыктагы участок норматив хәлгә китерелде.

Подрядчы оешма иске катламны кырдырып алды, тигезләүче катлам һәм юл өслеген түшәү эшләрен башкарды, юл кырыйларын ныгытты һәм юл билгеләрен ясады. Бу эшләргә 26,8 млн сум акча юнәлтелгән.

- Уфа агломерациясендә әлеге юл югары хәрәкәт интенсивлыгына ия. Көн саен аннан 1300дән артык автомобиль уза. Шуңа күрә аны норматив хәлгә китерү мөһим иде, – дип сөйләде Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас