"Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанны күркәмләндерү, үзгәртү дәвам итә.
Урындагы халыкка ял итү өчен яңа урыннар, туристларга сәяхәт итү өчен локацияләр булачак.
Аскын районында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль прокетын гамәлгә ашыру дәвам итә: агымдагы елның апрелендә район үзәгенең Пионер урамындагы Бурминка елгасының сул яр буйларын төзекләндерү башланды.
Яр буенда йөрү зоналары булдыру, эскәмияләр урнаштыру, яктырту, яшелләндерү планлаштырыла.
Шулай ук, юл япмасы салыначак һәм инфраструктураның яңа элементлары урнаштырылачак.
Бу үзгәрү Аскын авылында яшәүчеләргә матур яр буе белән ләззәтләнергә, шулай ук ял итү һәм йөрү өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.