+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстаннан Төркмәнстанга экспорт биш тапкыр арткан

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында республика продукциясен Төркмәнстанга экспортлауу 2023 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда 5,1 тапкырга арткан.  

Башкортстаннан Төркмәнстанга экспорт биш тапкыр арткан
Башкортстаннан Төркмәнстанга экспорт биш тапкыр арткан

Бу саннарны тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерә.

"Әлеге чорда Башкортстан һәм Төркмәнстанның тышкы сәүдә әйләнеше дә шактый үсеш күрсәтте — 3,6 тапкыр, — дип китерә Болычева сүзләрен Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. - Шул ук вакытта ул 91,4 процентка безнең продукцияне экспортлаудан торды. 2024 елның гыйнвар-март мәгълүматлары буенча, экспорт җитештерүләренең нигезе 61,1 процентка - химия сәнәгате продукциясе һәм каучук, 37,2 процентка азык-төлек товарлары һәм чимал белән тәкъдим ителгән”.

Шулай ук Башкортстаннан Төркмәнстанга машина төзелеше продукциясе, агач һәм целлюлоза-кәгазь әйберләре озатыла.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Төркмәнстан төбәкнең контрагент илләре рейтингында 27 урынны алган. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 22 позициягә югарырак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: