+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сибайда модульле мәшгульлек үзәге төзелә

Сибайда беренче модульле мәшгульлек үзәге төзелеше башланды. Яңа бина Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Демография" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзеләчәк, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Сибайда модульле мәшгульлек үзәге төзеләСибайда модульле мәшгульлек үзәге төзелә
Сибайда модульле мәшгульлек үзәге төзелә

Учреждениедә "Русиядә эш" брендының бердәм стилендә заманча интерьер эшләнәчәк. Анда җиһазландырылган заллар, балалар зоналары, электрон чират системасы һәм клиентлар өчен санлы сервислар булачак.

Бина өчен яңа җиһазлар, техника һәм зур экраннар сатып алыначак. Шулай ук, оешма сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылачак. Объектны агымдагы елның көзендә файдалануга тапшырачаклар.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас